Әлмәттә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабан туе узды

2015 елның 10 июле, җомга
Әлмәт муниципаль районында 12 меңнән артык инвалид яши, шуларның 1064 е тумыштан чикләнгән мөмкинлекләр белән яшәргә мәҗбүр. Шәһәр паркында иртән башланып киткән мәдәни һәм спорт чаралары әлеге категориягә керүче балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Кече Сабантуй башкарма комитет һәм Халыкны социаль яклау идарәсе ярдәме белән оештырылды. Беренче сыйныфка баручыларга хәйрия акциясе кысаларында мәктәп кирәк–яраклары һәм сумкалар тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин исеменнән чарада катнашучыларны аның урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International