Айрат Хәйруллин шәһәрнең төзелеш мәйданнарында булды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Төзелешнең иң кызган чоры. Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәхсән үзе төзелеш мәйданнарында булып, эш барышы белән танышты.

Тиздән “Дуслык” микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак. Шушы ук микрорайонда спорт мәйданчыгы ачу да күздә тотыла.

Рейд барышында башкарма комитет җитәкчесе Шевченко, Волгоград, Чапаев урамнарында алып барылган төзелешләр белән танышты.

Айрат Хәйруллин һәр эшнең үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылырга тиешлеген ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International