Айрат Хәйруллин Магановлар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык медале тапшырды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районы озак яшәүчеләре белән генә түгел, ныклы, тату гаиләләре белән дә дан тота. Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Әлмәтнең иң абруйлы гаиләләренең берсе – Магановларга мәхәббәт һәм тугрылык медале тапшырды.

Алар 62 ел тигез гомер итеп, укымышлы, эшлекле балалар тәрбияләгәннәр. Хәзерге вакытта бәхетле бабай һәм әби 4 онык, 2 оныкчыкны үстерергә булышалар. Айрат Хәйруллин алар гаиләсенә үзенең изге теләкләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International