Әлмәт нефть институты студентларын тәбрикләделәр

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
8 июль көнне Әлмәт нефть институты студентлары югары белем алу турында дипломга ия булдылар.

Агымдагы елда уку йортын 944 студент тәмамлады. Бәйрәм тантанасында шуларның 68 е кызыл дипломга ия булды. Биредә белем алган 53 ир –егет инде армия сафларына алынган.

Дипломлы яшь белгечләрне Әлмәт нефть институты ректоры Александр Емекеев, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов, “Татнефть” җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International