“Әлмәтнефть” идарәсенең хезмәт коллективы республика лидеры Рөстәм Миңнехановка теләктәшлеген белдерде

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Бүген “Әлмәтнефть” нең эшчеләр вокзалы каршында идарәнең хезмәт коллективы Татарстан Президенты вазифасына республика лидеры Рөстәм Миңнехановның күрсәтелүенә теләктәшлек белдереп җыелыш уздырды.

Үзләренең фикерләрен белдерергә предприятиенең 200 дән артык хезмәткәре җыелды.

– Без үзебезнең алдынгы эшчәнлегебездә Татарстан лидерының ышанычлы ярдәмен тоеп яшибез, эшлибез. Шуңа күрә зур әһәмияткә ия булган сәяси вакыйгада үз фикеребезне белдерергә тиешбез. Татарстан һәрвакыт төп юнәлешләр, шул исәптән нефть чыгару буенча да алдынгылардан санала. Без бу уңайдан республикабыз, шәһәребез һәм предприятиябез өчен чиксез горурлык хисләре тоябыз, - дип белдерде “Әлмәтнефть” идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев.

3 нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару операторы Анатолий Леванов эш урыннарында булдырылган уңай шартларга, торак мәсьәләләренә, социаль гарантияләргә тукталды, үз фикерен белдерде.

- Без, нефтьчеләр, Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек белдерәбез һәм сайлауларда аның өчен тавыш бирәчәкбез, башка предприятие хезмәткәрләрен, республика халкын да шулай эшләргә чакырабыз, – диде ул.

Җыелышта идарәнең яшьләр комитеты рәисе Артур Шакиров та чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, предприятиедә эшләүче яшьләргә һөнәри осталыкларын күтәрү, иҗади потенциалларын үстерү, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган.

– Без кайсы гына эшкә алынсак та, ныклы ышанычыбыз барлыгын тоябыз, шуның белән горурланабыз, - дип ассызыклады ул

-Республикада Татарстан лидерының авторитеты ни дәрәҗәдә зур булуын аңлый. Без, нефтьчеләр, үз фикеребезне белдерүдән читтә кала алмадык. Без бүген Рөстәм Нургалиевичка теләктәшлек белдерәбез. Без – тынычлык һәм иминлек өчен, матур киләчәк өчен! - дип йомгаклады җыелышны идарәнең профсоюз комитеты рәисе Раиф Сафин.

Резеда Исмәгыйлева, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International