Конкурс комиссиясе «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» директоры вакантлы вазифасына кандидатларны карады

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Башкарма комитетта 2 июль көнне район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә конкурс комиссиясе утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» директоры вакантлы вазифасына кандидатлар белән очрашып, сөйләштеләр. 7 кеше заявка биргән, 6 сы килгән иде. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Кандидатлар үзләре турында белешмә бирделәр, планнары белән уртаклаштылар, башкарма комитет җитәкчесенең һәм комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.

Конкурс нәтиҗәләре http:// almetyevsk.tatar.ru рәсми сайтында урнаштырылачак.

Резеда Исмәгыйлева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International