Пенсия яшен арттырмакчылар, эшләүчеләрне пенсиядән мәхрүм итмәкчеләр

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Россия властьлары эшләүче пенсионерларга пенсия түләүдән баш тарту турындагы тәкъдимне тикшерә, дип хәбәр итә РБК.

Тик шунысы да бар, тәкъдим яшәү минимумыннан 2,5 тапкырга артык табыш алучы пенсионерларга гына кагылачак. Бүгенге көндә яшәү минимумы 7161 сум тәшкил итә. Еллык кереме 215 мең сумнан артып киткән очракта өлкән кешене пенсиядән мәхрүм итәчәкләр.

Россия властьлары шулай ук ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә пенсия яшен 63 кә җиткерү ихтималын җиткерә.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International