Айрат Хәйруллин һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юл ремонты эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Бүген Әлмәткә эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде. Ул ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән берлектә юл ремонты эшләренең барышы белән танышты.

“Җәй –эш чоры. Сезнең муниципаль районда башкарылган эшләргә бәя бирергә килдем,”- диде ул.

Агымдагы елда юлларны ремонтлау буенча Заслонов, Ленин, Гафиятуллин, Нефтьчеләр, Макаренко, Бигәш, Радищев, Р.Фәхреддин, Сөләйманова, 8 Март, Шоссейная, Индустриальная урамнарында зур масштаблы эшләр алып барыла.

Район буенча 44 км юл ремонтланган. Шул исәптән 7 км юл авыл җирлекләрендә, 20 км -шәһәрдә.

Бүгенге көндә барлык эшнең 70 проценты башкарылган инде . “Татнефть” ААҖ ярдәме белән 200 млн сумнан артык өстәмә средстволар бүленгән һәм алар шәһәр урамнарын, Аппак авылы җирлегендә Яңа урамны, Рус Акташында Совет урамнарын ремонтлауга тотылган.

Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, ишек алды территорияләрен ремонтлау буенча да күләмле эш алып барыла. Балаларны шатландырып агымдагы елда 30 балалар мәйданчыгы сафка бастырылачак. Әлеге эш “Мин яраткан ишек алды” проекты кысаларында мөмкин булды.

Рейд ахырында Ленар Сафин Әлмәт районында алып барылган эшчәнлекне югары бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International