Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән узган планерка вакытында үткән атнага йомгак ясап, төп вакыйгаларга тукталды. Торак –коммуналь хуҗалык департаментының яңа җитәкчесе Александр Шаронов белән таныштырды.

Узган атнаның иң төп вакыйгасы - Казанда узган Президент праймеризы . Әлмәттән әлеге чарада 109 кешедән торган делегация катнашты.

Узган атнада Әлмәт Бөтенроссия Хәтер көнендә катнашып , сугыш елларында чит төбәкләрдә вафат булган якташларыбызны алып кайтып җирләүне оештырды.

Һава торышының артык эссе булуы нәтиҗәсендә су керү урыннарында һаләкәтләр саны да арта. Бәхетсезлек очраклары Рус Акташы, Чупай авылларында һәм Әлмәттә булган, 5 кеше суда батып үлгән.

Яшьләр көне зур масштабларда билгеләп үтелде. 25 июнь көнне “ Мин яраткан ишек алды” проекты кысаларында Тукай проспекты 27 нче йорт ишек алдында балалар спорт мәйданы ачылды. Юлларны ремонтлау буенча эш дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International