Айрат Хәйруллин партия эчендә оештырылган праймеризда катнашты

2015 елның 27 июне, шимбә
Бүген Казанда узган Президент праймеризы барышында алга таба "Бердәм Россия" ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде. Әлмәт муниципаль районыннан праймеризда катнашу өчен 109 кешедән торган делегация барды. Делегацияне ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкләде.

Искәртеп узабыз: праймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.

Сайлаучыларга барлыгы 1588 бюллетень таратылды. Аларның һәркайсы тәкъдим ителгән өч кандидатка тавыш бирергә тиеш иде.

Хисап комиссиясе составына 35 кеше керде. Журналистларга комиссия рәисе, Төбәк иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков хәбәр иткәнчә, кандидатлар өчен тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Марат Әхмәтов - 874 тавыш, Сергей Батин -705, Рөстәм Миннеханов - 1513, Олег Морозов - 789. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 бюллетень яраксыз дип табылган.

Шул рәвешле, "Бердәм Россия" партиясе берсен ТР Президентын вазифасына кандидат итеп күрсәтәчәк кандидатлар өчлеге мәгълүм булды - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International