Әлмәттә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 27 июне, шимбә
Бүген Әлмәттә яшьләр көненә багышланган чаралар уза.

Бәйрәм шәһәр паркы сәхнәсендә “Татнефть” компаниясенең яшь хезмәткәрләре Форумы ачылышы белән башланып китте. Тантаналы чарадан соң “Әти, әни һәм мин – спортчылар гаиләсе” һәм башка ярышлар башланды. “Президент белән бергә” , “Мин яраткан Әлмәт!” исемле хәрәкәт мәйданнары эшләде.

14 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә “Молодежный джем” дип исемләнгән брейк –данс фестивале уза.

15 сәгатьтә шәһәр паркы сәхнәсендә яшь лидерлар - активистларны тәбрикләү, 18 сәгатьтә “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы мәйданда “Пицца” төркеме чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International