Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
"Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Бүген Казаннан ерак түгел мәйданчыкта - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручылар арасында - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр үстерүдә, шулай ук Германия һәм башка илләрдә тәҗрибә таратуда махсулашкан Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG).
Европа авыл хуҗалыгы оешмасы катнашындагы "Кыр көннәре" форматындагы күргәзмә Германия, Румыния, Польша һәм Төркиядә уңыш белән уза һәм агросәнәгать өлкәсендәге профессионалларны инновацияләр белән таныштыру, тәкъдим ителгән продукт һәм карарларны бәяләү, фәнни белем һәм алдынгы тәҗрибә таратуга юнәлдерелгән. Россиядә мондый форматтагы халыкара күргәзмә тәүге тапкыр үткәрелә. "Идел буенда халыкара кыр көннәре" кысаларында Россия, аерым алганда Татарстан, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия һәм АКШтан 150дән артык компания һәм фәнни институт, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре: үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек буенча яңа төр продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итә.
Күргәзмәнең үзенчәлеге аңа әзерлек һәм үткәрү форматында чагыла. Продукт һәм технологияләр кыр шартларында күрсәтелә. Әйтик, үсемлекчелек тәҗрибә кырының 43 кишәрлегендә тәкъдим ителгән, ә авыл хуҗалыгы техникасы стационар экспозиция, шәхси демонстрация һәм Россия һәм Европа бәйсез экспертлары шәрехләмәләре белән тематик күргәзмәләр форматында.
Күргәзмәне ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкаручы директоры Петер Грокус катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Идел буенда Халыкара кыр көннәрен үткәрү - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге заманча мәгълүмат һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. "Биредә 150 компания - дөнья лидерлары тәкъдим ителгән. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек белән бәйле барлык мәсьәләләрне өйрәнергә һәм карарга була. Бу мәйданчыктан 6 меңнән артык кеше файдаланачак", - диде, аерым алганда, ТР лидеры.
Ул күргәзмәне оештыручылар һәм катнашучылар, шулай ук Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән озак хезмәттәшлек итүне максат итеп куйган чит ил партнерларына, республика агросәнәгать комплексына ярдәм иткәне өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән инновацияләр Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылыр дигән ышаныч белдерде. "Без әлеге яңа технологияләрне үзләштереп, аларны тормышка ашыру өчен пилот төбәк булып торабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Петр Чекмарев күргәзмәдә катнашучыларга Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев сәламләвен укыды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры билгеләп үткәнчә, федераль министрлык 2016 елда "Россия Федерациясендә Халыкара кыр көннәре" халыкара күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул иткән. Әлеге чараны үткәрү өчен төбәк әлегә билгеләнмәгән.
"Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында өч көн дәвамында башка зур чаралар да планлаштырылган, алар арасында - "Россиянең үзен-үзе тәэмин итүнең юлы буларак эшмәкәрлек" конгрессы. Анда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.
Күргәзмә кысаларында Россия, Германия, Швеция, Польша һәм Чехия белгечләре катнашында көзге бодай үстерү технологяиләре буенча конкурс та узачак.
"Татар-информ"
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз