Әлмәтнең яшүсмерләр клублары сәламәт яшәү рәвеше өчен

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
26 июнь көнне Наркотиклар әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге чара кысаларында Әлмәтнең яшүсмерләр клублары “Без - сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән исем астында спорт уеннары оештырдылар.

Ярышларда катнашучы клуб командалары үзләренең исемнәре, девизлары белән таныштырдылар, 5 этаптан торган ярышларда көч сынаштылар. Соңгы нәтиҗәләр буенча беренчелекне “Родничок” яшүсмерләр клубы алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International