Әлмәт аграрчылары азык әзерләү комбайннарыннан уңышлы файдаланалар

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районында азык әзерләү эше тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 7800 тонна булырга тиешле печәннең 4600 е, 43 мең тонна булырга тиешле сенажның 12 меңе әзерләнгән инде.

Азык әзерләү кампаниясенең барышын Айрат Хәйруллин шәхси контрольдә тота.

Авыл хуҗалыгы пердприятиесе вәкилләре белән узган очрашуларның берсендә башкарма комитет җитәкчесе 60/40 программасы буенча 10 данә азык җыю комбайннары алу мәсьәләсенең хәл ителүе хакында әйткән иде. Аграрчылар өчен бик тә кирәкле бу комбайннар кыска вакытларда документлаштырылып, алып кайтылды. Бүгенге көндә районның 10 хуҗалыгы бу техникалардан бик уңышлы файдалана. Яңа комбайннар алу азык әзерләү техникасы паркын 30 процентка яңартырга мөмкинлек бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International