Әлмәттә сугыш башланган көнне искә алдылар

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Ел да 22 июньне Бөек Ватан сугышы башланган көн дип искә алалар. Җәйнең матур иртәсендә илгә кара кайгы килә.

Әлмәттән фронтка 18 меңнән артык кеше китә. Шуларның 10 131 енә генә кабаттан туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Бүген әлеге уңайдан Әлмәттә сугыш кырларында ятып калган каһарманнарны искә алдылар. Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар, алар хөрмәтенә бер минутлык тынлык урнашты.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International