Министр хәбәр иткәнчә, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы фатирлы итү планлаштырыла. Бу максатларга 356 млн 420 мең сум акча бирелде, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 269 млн 810 мең сум, федераль бюджеттан субсидияләр – 86 млн 610 мең сум.
Шулай ук Ирек Фәйзуллин күп фатирлы инвестицион торак, аз катлы йортлар төзү, участок полицийскийларын торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Министр өлешле төзүне тикшереп тору турында да бәян итте. Бүген РФ Төзелеш министрлыгының рәсми реестрындагы 6 өлешле объектта, шул исәптән Казанда 5сендә, Чаллы шәһәрендә 1сендә контроль дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинга бу мәсьәлә буенча республика киңәшмәсе уздыруны йөкләде.
Киңәшмә барышында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.