Әхмәт Рәхимҗан улы Кичүчатта 1912 елда туа. Фронтка ул 1941 елның 23 июнендә алына һәм беренче айларында ук хәбәрсез югала. Туган ягында аның ике хатыныннан өч баласы кала. Әтисенең туган ягына “кайтуын” күрү бары тик олы кызы Фәүзиягә генә насыйп була.
– Мин әтиемнән бик нәни калганмын, шуңа да аны хәтерләмим. Ләкин бу көннәргә чаклы гомер биргән Раббыма рәхмәтлемен, – дип сөйләде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә.
Совет солдатын озатырга аның күпсанлы туганнары, нәсел дәвамчылары, авылдашлары җыелган иде (әйтергә кирәк, Әхмәт Рәхимҗанов күренекле Ризаэддин Фәхреддинның өченче буын туганы булып чыкты). Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, аның урынбасарлары, хәрби комиссариат җитәкчелеге, хәрби берләшмәләр, сәяси партия вәкилләре, активист яшьләр катнашты.