Әлмәтлеләр Берлинда II Европа Сабантуен уздырды

2015 елның 21 июне, якшәмбе
20 июнь көнне “Сабантуй –дуслык күпере” дигән исем белән Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә II Европа Сабантуе узды. Узган елдагыча, Татарстан республикасыннан әлеге бәйрәмне уздыру әлмәтлеләргә йөкләнгән иде. 2014 елда, Латвия башкаласы – Ригада узган I Европа Сабантуе планетаның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне бергә туплаган иде. Агымдагы, 2015 елда милли бәйрәмебезне тамаша кылырга теләүче татарлар күп тапкырлар артык булды. Берлинда узган Сабантуйнда Европа һәм дөньяның 22 иленнән милләттәшлеребез катнашты.

Төп бәйрәм чаралары Берлинның социаль мәдәни үзәгендә башланып китте. Түбәсе ябулы ике катлы бина, янәшәсендә искиткеч матур күренешле ялан Сабантуе уздыру өчен иң кулай урын. Декорацияләрне әлмәтлеләр алдан ук урнаштырып куйдылар. Нефтьчеләр, төзүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, РайПО ның аш-су осталары, спортчылар – Әлмәттән барлыгы 80 кеше Европа Сабантуен әзреләү һәм уздыруда катнашты. Нефтьчеләр башкаласыннан килгән күп санлы делегацияне ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкләде. “ Республика җитәкчелеге тарафыннан безгә зур ышаныч күрсәтелде. Безнең бурыч – Сабантуен югары дәрәҗәдә уздыру,”- диде ул коллектив әгъзаларына бәйрәмгә әзерлекнең соңгы штрихларын тикшергәндә.

Кунаклар Сабантуй аланына иртәнге 10да җыела башлады. “Туган авылым” яланының капка төбендә милли кием кигән драма театры артистлары аларны чәк-чәк белән каршы алды. Алып баручылар кунакларны татар , рус һәм немец телләрендә сәламләп программада булачак уеннар һәм чаралар белән таныштырып бардылар.
Оештыручылар планлаштырганча, төрле илләрдән килгән татарлар үзләре яшәгән илнең флагын, символикасын һәм сувенирларын алып килгәннәр иде. Нәтиҗәдә, төрле ил флаглары белән бизәлгән зур мәйдан хасил булды.

“Без татар авылларында уздырылганча гореф – гадәтләребезгә нигезләнгән, җылы һәм якты бәйрәм уздыруны максат итеп куйган идек. Теләкләребез тулысынча тормышка ашты. Татарстан алдында баш иябез, Әлмәткә әлеге искиткеч бәйрәмне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәт,”- дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Германиядәге “ Татарлар Дойчланд” союзы рәисе Венера Вагизова.
Төш вакытына бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар - Берлин районының бургомистры Лихтенберг Монтейро Биргит, РФ нең Германиядәге илче киңәшчесе Олег Ксенофонтов та килеп җитте. Татарстанан килгән делегацияне Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкләде. Делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин бар иде.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә кунаклар Сабантуйның төп мәйданнарында булып татар милли бәйрәменең барлык үзенчәлекләре белән таныштылар . Аларга аеруча әлмәтлеләр тарафыннан бәйрәмгә махсус әзерләнгән Казан Кремле корылмасы ошады. Сабантуй барышында әлеге корылма фонында фотога төшүчеләр бихисап булды.
Милли бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы - “Дуслык күпере” әйләнмәле уены булды. Яланда булган барча кунаклар кулга –кул тотышып искиткеч зур түгәрәк ясадылар. Милли, дәртле бию көйләре астында дәвам иткән уен дөрестән дә искиткеч матур булды һәм бөтен кешегә дә ошады.
ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов исеменнән тәбрикләп Римма Ратникова Сабантуйнда аның котлау телеграммасын укыды. Милли бәйләнешләрне ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Германиянең “Татарлар Дойчланд” союзы рәисе Венера Вагизовага ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Айрат Хәйруллин барлык әлмәтлеләр исеменнән бәйрәм кунакларын татар, немец һәм рус телләрендә сәламләде. Германиядә яшәүче татарларга 6 милли костюм һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә килүче һәркем “Әлмәт икмәк заводы” осталары тарафыннан әзерләгән татлы бавырсактан авыз итте.
Спорт уеннарыннан башка нинди Сабантуй булсын инде!? Гадәткә кергән кашык кабып йомырка ташу, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, аркан тарту һәм башка милли уеннарда катнашырга теләүчеләрдән озын чиратлар хасил булды. Җитәкчеләрнең үрнәк крсәтүләре әлеге уеннарның шулай популярлашуына да җирлек бирде, ахрысы.

Казан һәм Әлмәт артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программаларында халыкыбызның милли үзенчәлекләре, җыр-моңга булган хәвәслеге бик ачык чагылды. Чыгышларның һәрберсе көчле кул чабулар белән озатылып барды. Дөньяның төрле почмакларында яшүче милләттәшләребез тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары да Сабантуйга милли, шул ук вакытта яңа бер төсмер өстәде.
Көрәш һәрвакыттагыча иң кызыклы уеннарның берсе буларак кабул ителде. Абсолют батыр булып Берлин Сабантуенда Әрмәнстанда яшәүче спортчы Александр Абрамян калды.
Бәйрәм кичке Сабантуй һәм яшьләр өчен оештырылган дискотека белән тәмамланды.
Район башлыгының матбугат хезмәте.
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International