“Учук” - дуслык һәм теләктәшлек фестивале

2015 елның 21 июне, якшәмбе
21 июнь көнне Иске Суркино авылында чуваш фольклор коллективлары IX ачык Кама аръягы чувашларының “Учук” фестиваленә җыелды. Традиция буенча бәйрәмгә Россиянең барлык төбәкләреннән дә кунаклар җыелды.

Быелгы чарада беренче тапкыр “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте дә катнашты һәм “Спортивный Татарстан” мәйданын оештырды.

Фестивальдә ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Чуваш милли – мәдәни автономиясе Советы рәисе Константин Яковлев, Президент аппаратыннан Евгений Ефимов һәм башка кунаклар катнашты.

“Учук-2015” фестивале иҗади коллективларның чыгышлары белән үрелеп, дусларча җылы атмосферада узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International