Айрат Хәйруллин: ” Контрафакт спиртлы эчемлекләре сату фактлары үз вакытында ачыкланырга һәм чаралар күрелергә тиеш”

2015 елның 19 июне, җомга
Татарстанда контрафакт спитрлы эчемлекләр сату фактлары арта. Аз керемле гаиләләр арасында элеге эчемлекләр зур ихтыяҗ белән кулланыла. Әлеге мәгълүматлар 18 июнь көнне Әлмәт муниципаль районыда соңгы 5 ел эчендә спиртлы эчемлекләр сатылу торышына багышланган киңәшмәдә әйтелде.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин мәсьәләнең бик җитди булуын ассызыклап, шәһәр һәм районның сәүдә нокталарында булган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычын куйды.

Агымдагы елның 5 аенда сыйфатсыз спиртлы эчемелекләр кулланудан 600 дән артык кеше агуланган, шуның 161 очрагы үлем белән тәмамланган. Әлмәт районында соңгы 5 айда 131, 5 мең дал спиртлы эчемлек сатылган, бу узган елгының 98 процентын тәшкил итә. Сәүдә нокталарыннан законсыз сатылган 4840, 85 литр эчемлек алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International