Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән узган планерка вакытында узган атнага йомгак ясап, төп вакыйгаларга тукталды. Узган атнада башкарма комитет җитәкчесе службалар озатуында шәһәрнең инраструктура үсеше һәм төзекләндерү барышы белән танышты. Калада яшел зоналарны арттыруга басым ясалды.

Барлык дәүләт структурасы хезмәткәрләре дә “Летай” кәрәзле элемтә челтәренә күчерелеп бетерелгән. “Летай” маркасы астында халыкка кәрәзле элемтә, интернет һәм телевидение хезмәте күрсәтелә.

Узган атнада башкарма комитет җитәкчесе район хуҗалыкларында булып азык эзерләү барышы белән дә танышты.

Эшлекле дүшәмбедә урамнарда сәүдә эшен оештыру буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов доклад ясады.

Планерка ахырында Айрат Хәйруллин киләсе атнаның мөһим эшләрен ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International