Җәйге чорда азык әзерләү – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен стратегик максатларның берсе булып тора. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин бүген Кичүчат хуҗалыгы территориясендә авыл хуҗалыгы пердприятиесе җитәкчеләре белән очрашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, агымдагы елда 8,8 тонна печән, 42 тоннадан артык сенаж, 47 тоннадан артык силос әзерләү бурычы тора.
Азык әзерләү техникасы алу авыл хезмәтчәннәре өчен һәрвакыт олы проблема булып килде. Әлеге ситауцияне яхшы аңлап, башкарма комитет җитәкчесе 10 берәмлек азык әзерләү комбайннары алуны планга керткән иде. Айрат Ринатович сүзләренә караганда, ТР Азык –төлек министрлыгы белән сөйләшүләр уздырылган, 60/40 программасы буенча комбайннары бүгеннән алып кайтып эшләү мөмкинлеге бар. Яңа комбаеннар алу Әлмәт районы хуҗалыкларының азык әзерләү техникасын 30 процентка яңартырга мөмкинлек бирәчәк.