Айрат Хәйруллин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2015 елның 12 июне, җомга
Һәрбер кеше өчен сәламәтлектән дә кадерле әйбер юк. Июнь аеның өченче атнасы медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 2135 тән артык табиб һәм шәфкать туташы хезмәт куя. 11 июнь көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда узган бәйрәм тантанасында әлеге һөнәр ияләренә карата булган ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелде. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, бирегә иң якты кешеләр тупланган. “Нәкъ менә әлеге һөнәр ияләре безгә югалган сәламәтлегебезне кайтарырга ярдәм итәләр, килер көннәрнең бәхетле булачагына ышаныч бирәләр, “ – дип билгеләп узды ул тәбиркләү сүзендә. Тантанада Сәламәтлек саклау министрлыгы, башкарма комитет һәм Советның Мактау грамоталары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International