Айрат Хәйруллин: “Байлык җирдә ята – иелеп алырга гына кирәк!”

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин авыл җирлекләре башлыклары белән карьерларны рәсмиләштерүгә кагылышлы киңәшмәне ачып. Бүгенге көндә авыллардагы карьерларның берсе дә тиешенчә документлаштырылмаган. Төзелеш өлкәсендә ком, вак ташка һәрвакыт ихтыяҗ зур булуга карамастан, авыл җирлеге башлыклары әлеге мөмкинлектән файдаланмыйлар. Айрат Ринатович тиешле службаларга ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә тиешле документларны әзерләргә һәм карьеарларны документлаштыру эшен кыска срокларда тәмамларга кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International