Айрат Хәйруллин “Шәмсенур” чишмәсен төзекләндерү эшен тикшерде

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин парклар һәм скверлар елының иң масштаблы проекты – “Шәмсенур” чишмәсен төзекләндерү барышы белән танышты. Башкарма комитет җитәкчесе инициативасы белән шәһәрнең әлеге урынында рухи һәм физик ял өчен тагын бер парк төзекләндерелә башлады. “Без ял зоналарын беренче чиратта анда яшәүче халык өчен төзибез, шуңа да аларның мәнфәгатьләрен күздә тоту бик мөһим,”- диде Айрат Хәйруллин. План буенча “ Шәмсенур” чишмәсе 15 августка ачылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International