Әлмәт яшеллеккә төренә

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәрнең инфраструктура үсеше өчен җаваплы служба вәкилләре белән берлектә велосипедта Әлмәт урамнары һәм ишек алларын карап йөрде.

Велосипедчылар колоннасы юлын “Нефтьче” мәдәният сараеннан башлап Ленин урамы , 97 нче йорт яныннан дәвам итте. Анда- санда утырып калган агач үсентеләренә караганда, кайчандыр монда аллея яки парк булган. Эш барышында әлеге урынны кибет төзелешенә бирергә җыенганлыклары билгеле булды. Айрат Хәйруллин шәһәр территорияләрен бүлгәндә бик уйлап эш итәргә кирәклегенә басым ясады. “Булган яшел зоналарны юк итүгә берничек тә юл куярга ярамый. Кешеләр табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга тиеш”- диде Айрат Хәйруллин. Ул службаларга шәһәрдәге барлык яшел зоналарның исәбен алырга кушты. Бүгенге көндә шәһәр территориясе 11 мең гектар дип исәпләнсә, шуның бары тик 2 меңенә генә яшеллек утыртылган.

Рейд барышында ишек аллары һәм күп катлы йортлар янәшәсендә сакланып калырга тиешле күп кенә яшел зоналар билгеләнде. Айрат Хәйруллин “Яшел үсентеләр” турында закон кабул ителүне Дәүләт Советы югарылыгында күтәреп чыгарга кирәклеген ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International