Әлмәттә Хәтер айлыгы дәвам итә

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Зиратларның санитар торышын яхшырту һәм төзекләндерү максатыннан Әлмәт райоынында 15 июньнән 15 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителде. ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге вакыт аралыгында эшнең ничек оештырылуы хакында сүз барды. Әлмәт районында 106 зират исәпләнә, шуларның 49 ы мөселман, 39 ы православие динендәгеләрнеке. Шәһәр җирлегенә караган территориядә 9 зират урнашкан.

2007 елдан башлап үткәрелгән Хәтер айлыгы барышында зират территорияләрен аерым участокларга бүлеп, җаваплы кешеләр беркетеп студентлар, оешма һәм предприятие эшчеләре белән берлектә күп урыннарда тәртип урнаштыру мөмкин булды. Марат Гирфанов айлык дәвамында бу эштә актив булырга чакырды.

“Зиратлар – безнең якыннарыбызның соңгы тукталу урыны. Каберләрен тәртиптә тотып без аларга карата булган ихтирамыбызны белдерәбез, бу безнең намус алдындагы бурычыбыз,”- диде ул киңәшмә вакытында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International