Әлмәтлеләр “Халык контроле” нең иң актив кулланучылары

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Бүген башкарма комитетның зур залында Әлмәт районы буенча “Халык контроле”нә кергән уведомлениеләр каралды. Аның эшендә дәүләт мәгълүмат системасы ТР “Халык контроле” аппаратының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Рөстәм Низамиев катнашты.

Киңәшмәне ачып, ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шайхатаров әлмәтлеләрнең дәүләт порталына бик актив мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте. Эш барышында күп проблемалар хәл ителә, шулай да хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Рөстәм Низамиев сүзләренә караганда, 2012 елдан башлап “Халык контроле” системасына Әлмәт районы буенча 2269 уведомление кергән, шуларның 1565 е хәл ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International