Айрат Хәйруллин: “ Һәрбер баланың “ Иң яраткан шоферы” булырга тиеш

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Мәктәп һәм балаларны йөртү белән бәйле рейсларның куркынычсызлыгын тәэмин итү Айрат Хәйруллин рәислегендә узган киңәшмәнең төп мәсьәләсе булды. Киңәшмәдә мәгариф идарәсе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Әлмәт пассажир автотранспорты вәкилләре катнашты.

Әлмәт пассажир автотранспорты идарәсе шәһәрдә балаларны йөртергә рөхсәт алган сирәк передприятиеләрнең берсе. АПОПАТ оешмасы тарафыннан ел дәвамында 9 мең бала йөртелгән, 400 дән артык рейс ясалган. Транспорт оешмасында балаларны йөртү регламенты катгый саклана, башка таләпләр дә төгәл үтәлә. Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә балаларны йөртүче шоферларның аерым реестры булдырылачак. Мәгариф идарәсендә шулай ук “балалар маршруты”ның диспетчерлык пульты ачу күздә тотыла. Балаларны йөртүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районда һәм шәһәрдә барлык шартлар да үтәлергә тиеш. Айрат Ринатович балаларны йөртүче шоферлар арасында “Иң яраткан шофер” исемле бәйге үткәрергә тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча балаларны йөртүче рейсларга иң ышанычлы шоферларны алырга мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International