Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин вакыйгаларга бай атнага йомгак ясап шәһәр активы белән планерка уздырды. Планерка барышында ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шайхатаров атналык планерка планының үтәлеше белән таныштырды. Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе Рияз Комаров җылылык сезонына әзерлек буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Ольга Носова сүзләренә караганда, соңгы айларда ОДН чыгымнары кимү күзәтелә.
Планерка барышында Айрат Хәйруллин “ Әлмәт политехника техникумы”, “Әлмәт профессиональ колледжы” директорларына ТР Экология министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International