Әлмәттә Россиядәге иң олы бавырсакны әзерләделәр

2015 елның 7 июне, якшәмбе
Бүген Сабантуй вакытында әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары гадәти булмаган күчтәнәч – Россиядә иң зур 305 кг. бавырсактан авыз иттеләр. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән әзерләнгән әлеге бавырсакны әзерләү өчен 120 кг он, 1652 күкәй, 222 кг. үсемлек мае, 80 кг. шикәр комы, 50 кг. чын бал киткән. Әлеге фактның Россиянең Рекордлар китабына кертелү хакында рәсми рәвештә сертификат тапшырылды. Бавырсак күчтәнәч итеп ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннехановка да җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International