Бүген әлмәтлеләр Сабан туен бәйрәм итте

2015 елның 7 июне, якшәмбе
Бүген әлмәтлеләр Сабан туен бәйрәм итте. Татарларның гына түгел, барлык милләт халыкларының да яраткан бәйрәме үзәк мәйданда театральләштерелгән күренешләр , авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Сабан туена килгән мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров һәм башкалар бар иде.
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинның мәйданга җыелган халыкны һәм барлык әлмәтлеләрне кайнар котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Республика җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп, Фәрит Мөхәммәтшин Сабан туеның бердәм һәм дус булып яшәүче халкыбыз өчен уртак бәйрәм булуын ассызыклады. Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International