Айрат Хәйруллин авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады

2015 елның 6 июне, шимбә
Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Яңа Кәшер һәм Түбән Мактама авылларындагы Сабантуйларда катнашты. Аның белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, космонавт Салиҗан Шәрипов һәм космонавт –сынаучы Алексей Овчинин да бар иде.
Үзенең тәбрикләү сүзендә Айрат Хәйруллин бүгенге тантананың сәбәпчеләре – авыл хезмәтчәннәренә чиксез олы рәхмәтләрен белдерде. “Шәһәрнең һәм авылның киләчәге нинди уңыш алуыбызга бәйле. Бүген без әлеге уңышка нигез салган хезмәтчәннәрне зурлыйбыз,” –дип билгеләп үтте ул .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International