Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йорттан яңа фатирга күчүче гаиләне тәбрикләде

2015 елның 6 июне, шимбә
Бүген Әлмәттә яшәүче Любовь Боталева иске йорттан яңа фатирга күчүен бәйрәм итте. Аларның гаиләсе беренчеләрдән булып 2015 елда авария хәлендәге йорттан яңа фатирга күчте. Аларны котларга ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәхсән үзе килде. Совет һәм башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды. Чәй табыны артында дәвам иткән аралашу вакытында әңгәмә шәһәрдә булган үзгәрешләр, гомумән тормыш турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International