Айрат Хәйруллин космонавтлар белән очрашты

2015 елның 5 июне, җомга
Әлмәт гадәти булмаган кунаклар кабул итә. Бүген нефтьчеләр каласына Россия Герое Салиҗан Шәрипов һәм космонавт – сынаучы Алексей Овчинин килде. ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин кунакларны үзендә кабул итте. Очрашу дустанә шартларда узды. Башкарма комитет җитәкчесе космонавт булу - балачак хыялы турында сөйләде. Кайчандыр ул кызыксындыру курсларын тәмамлаган, парашюттан сикергән. Үз чиратында кунаклар үз һөнәрләре, кызыксынулары, шәхси тормышлары турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International