Әлмәттә социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 5 июне, җомга
8 июнь Бөтенроссиядә Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Яшьләр үзәгендә узган бәйрәм әлеге игелекле эшкә гомерләрен багышлаучыларга карата хөрмәт һәм ихтирам белән сугарылган иде. Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ӘМР Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гиматдинова тәбрикләде. Бүгенге көндә районда 300 дән артык социаль хезмәткәр халыкка 88 төрле дәүләт, 11 төрле муниципаль хезмәте күрсәтә.

Тәбрикләүләрдән соң алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. ӘМР Ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗәхмәтов күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен барлык өлкән яшьтәгеләр исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International