“Мы вместе!” –“Без бергә!” оешмасы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын президент праймеризына тәкъдим итте

2015 елның 5 июне, җомга
Бүген Казанда “Мы вместе!” –“Без бергә!” тәрбиягә бала алучылар иҗтимагый оешмасы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын президент праймеризына тәкъдим итте.

“Мы вместе!” –“Без бергә!” иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Степанова белдергәнчә, оешма Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасындагы эшчәнлеген хуплый. “Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән коммерцияле булмаган оешмаларның беренче форумы узды, бу бик мөһим. Безгә игътибар итүләрен һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәген аңладык”, - диде ул.

Иҗтимагый оешмаларның проблемалары бар, әмма аларны Рөстәм Миңнеханов белән хәл итү мөмкин булачак. Киләчәктә Татарстанда ятимнәр булмаячагына ышанам”, - дип өметләнүен белдерде.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләле итүдә ярдәм итү үзәге директоры Светлана Богова да Рөстәм Миңнехановның республика вазифасындагы эшчәнлеген билгеләп үтте. “Соңгы вакытта күп чаралар үткәрелә, балаларны гаиле итү өчен күп эш башкарыла. Ятим балаларга зур игътибар бирелә, - диде ул. – Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз”.

Партиянең башлангыч тавыш бирүләрендә катнаштыру өчен Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итү турындагы карар бертавыштан кабул ителде.

Утырышта оешма әгъзалары сайлаучыларны һәм праймериз комиссиясе әгъзаларын тәкъдим итте.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International