Айрат Хәйруллин: Бөтен проблемалар да кабинет тәрәзәләреннән күренми, биредә гадәти булмаган карарлар кирәк

2015 елның 5 июне, җомга
Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык служба вәкилләре белән берлектә шәһәр һәм шәһәрара юлларның иң куркыныч дип саналган участокларына рейд ясады. Максат – аварияләрне киметү чараларын арттыру.

Һәрбер юл һәлакәте булган урын картада аерым тамгалар белән билгеләнгән. 16 һәм 20 мәктәп янында , мәсәлән, комиссия юл буена койма утыртырга дигән карарга килде. “Юл- транспорт хәрәкәтен куркынычсыз итеп оештыру өчен гадәти булмаган чаралар кирәк. Кабинет тәрәзәләреннән генә барлык проблемалар да күренми. Һәрбер ведомство алдына бурычлар куелган һәм алар төгәл үтәлергә тиеш. Юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итү- безнең уртак бурыч,” –дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International