Айрат Хәйруллин: “ Без районның үсешенә юнәлдерелгән барлык төр инициативаларны хупларга һәм ярдәм итәргә әзер”

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Күптән түгел ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне шәхси сораулар буенча кабул итте. Үзләренең проблемалары белән башкарма комитет җитәкчесенә Көньяк-көнчыгыш һәвәскәр футбол лигасы җитәкчесе Руслан Вильданов та мөрәҗәгать итте.

Һәвәскәр футбол лигасы 6 ел элек оешкан. Ирешелгән уңышлары футболга карата кызыксыну һәм ихтыяҗ булуын күрсәтә. Бүгенге көндә лига төбәкнең төрле районнарыннан 30 команданы берләштерә.

Һәвәскәр футболчыларны тренировкалар уздыру урыны булмау борчый. Ул әлеге сорау белән ӘМР башкарма комитет җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Айрат Хәйруллин тиз арада проблеманы хәл итү юлларын тапты. Футболистларга Әлмәтнең 25 нче мәктәп стадионында бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылды.

Башкарма комитет җитәкчесе яшьләрдә спортка булган ихтыяҗны үстерергә кирәклеген басым ясап, бу юнәлештәге инициативалар хупланачак дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International