Экологик икеайлык барышында Татарстанда 1600 дән артык рөхсәтсез урыннарда чүплекләр ачыкланган

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Санитар-экологик икеайлык барышында җитештерү һәм көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын бозуның 7 меңнән артык очрагы теркәлгән.
Нәтиҗәдә, татарстанлыларга 26,5 млн сум күләмендә штраф салынган. Күзәтчелек органнары тарафыннан рөхсәтсез урыннарда хасил булган 1635 чүплек ачыкланган, шуның 1486сы, ягъни 91 проценты юк ителгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров хәбәр итте.
Искәртеп үтик: Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелде. Әлеге вакыт эчендә ТРның табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм оешмалар, муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары республикада урамнарны, ишегалларын, юл кырыйларын, ял итү урыннарын, скверлар һәм паркларны чистарту, яшәртү буенча зур эш башкарды.

Артем Сидоров шуны да билгеләп үтте: быел икеайлык барышында 141 юридик, 1071 вазифаи һәм 3238 (!) физик зат административ җаваплылыкка тартылган. “Республикабыз гражданнарының бу төр табигать законнарын бозуы безне аеруча хафага сала. 2012 елда юридик затларга штраф күләме шактый артты, һәм бүген ул 500 мең сумга, законны икенче кабат бозганда, 1 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Артем Сидоров сүзләренә караганда, былтыр икеайлык барышында ачыкланган 1217 чүплекнең 1085е, ягъни 89 проценты бетерелгән булган. Шул рәвешле, быел ачыкланган һәм юк ителгән чүплекләрнең саны шактый арткан. Бу, аерым алганда, быел республикада “Татарстан Республикасының экологик картасы” геомәгълүмати системасының гамәлдә булуы белән бәйле. Аның ярдәмендә көн саен экологик вазгыятьне контрольдә тота алу мөмкинлеге тудырылды, диде министр. Рөхсәт ителмәгән җирләрдә көнкүреш калдыклары бушатылган урыннарны ачыклауда гражданнардан 267-68-67 номерлы “кайнар линия”се, ТР дәүләт порталындагы “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системалары буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең ярдәме дә зур булган. Аеруча республиканың белем бирү йортлары укучылары бу эшкә ныклап тотынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International