Әлмәт балалар хастаханәсенә яңа автомобильдән ачкыч тапшырдылар

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара кысаларында, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов республиканың балалар клиник хастаханәсендә булды.

Аның белән эшлекле сәфәрдә ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар да бар иде.

Тантаналы чаралардан соң Рөстәм Миннеханов республикада эшләп килүче 28 балалар хастаханәләренә махсус автомобиль ачкычлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Әлмәт балалар хастаханәсе дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International