Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды.

Фикер алышу Халыкара балаларны яклау көнен уздыруга кагылышлы сорауларны хәл итү белән башланды. Айрат Хәйруллин барлык хокук саклау органнарына да җәйге каникуллар чорында шарлавыклы буалар, парк зоналарында полиция хезмәткәрләре патрулен арттыруларын сорады , бу эшкә “Форпост” ны да тарту кирәген ассызыклады. Планерка барышында “Опека” идарәсенең эшчәнлеген яктырткан доклад тыңланды.

Узган атнага нәтиҗә ясап, Айрат Хәйруллин Татарстанның яңа тарихы парламентының 25 еллыгына багышланган чаралар узуын, санитар –экологик икеайлыка йомгак ясалуын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International