Әлмәтлеләр Сабантуйга әзерлек буенча милли гореф- гадәтләрне яңарталар

2015 елның 30 мае, шимбә
Күптән көтелгән Сабантуй бәйрәме якынлаша. Авыл җирлекләрендә әлеге бәйрәм -6 июнь, шәһәрдә -7 июнь көнне уздырылачак.

Сабантуй алдыннан бүләк җыю татар халкының иң күркәм гореф- гадәтләренең берсе булган. Берничә ел элек, әлмәтлеләр әлеге матур тарадицияне яңартып, шәһәр урамнары буйлап тулы бер тамаша, бәйрәм оештыруны гадәткә керттеләр. Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атлар, арбада урын алган милли киемле кызлар һәм егетләр төрле сәүдә үзәкләрендә булып, Сабантуйга бүләкләр җыйдылар. Әлмәтнең күп эшмәкәрләре әлеге матур традицияне хуплап, Сабантуйга үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International