Фәрит Мөхәммәтшин БДБ илләре һәм Россия төбәкләре парламентлары белән очрашулар уздырды

2015 елның 30 мае, шимбә
Бүген, Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чаралар башланыр алдыннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин якын чит илләр һәм Россия төбәкләре парламентлары вәкилләре белән очрашулар уздырды.

Иртән республика парламенты җитәкчесе Алтай Республикасы Дәүләт Советы – Ил Корылтае Рәисе Михаил Терехов, Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Советы (Ил Төмәне) Рәисе Александр Жирков, Казакъстан Парламентының комитет җитәкчесе Серик Акылбай, Кыргызстан Югары Киңәше депутатлары Таалайбек Ибраев һәм Болот Сөләйманкулов, Төркмәнстан Мөҗлесенең икътисадый мәсьәләләр комитеты рәисе Юлдаш Шәрипов, Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены Рәисе киңәшчесе Ватаняр Ягъя һәм Идел буе федераль округына керүче республикалар һәм өлкәләрнең региональ парламентлары җитәкчеләре белән очрашты.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International