Татарстанның театр эшлеклеләре ТР Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иттеләр

2015 елның 30 мае, шимбә
Кичә Казанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Көн үзәгенә җәмгыять оешмасыннан Татарстан Президенты вазифасына кандидат тәкъдим итү темасы куелган иде.

Нәтиҗәдә республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү турында бертавыштан карар кабул ителде.

Утырышта республиканың үсеше, Татарстанның лидерлык күрсәткечләре, мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү дәрәҗәсе турында белдерелде.

“Рөстәм Миңнехановның театрга нинди дәрәҗәдә теләктәшлек итүен барысы да белә. Без республика лидерының зур ярдәмен тоябыз, безнең өчен Президент вазифасына аның кандидатурасы – бердәнбер!” – диде ТР Театр эшлекләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.

Аның сүзләрен шулай ук РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Михаил Галицкий да хуплады: “Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең бүген һәркем хыялланырлык йортыбыз бар. Бу безнең Президентны республикага кагылышлы барлык мәсьәләләр дә борчуын белдерә, шул исәптә Татарстанның күпмилләтле бай мәдәнияте дә”.

ТР Театр эшлекләре берлеге рәисе урынбасары Раушания Юкачева: “Без республика лидеры ярдәмен даими тоеп яшибез, бу безнең иҗади проектларга һәм инфраструктураны үстерүгә дә кагыла. Аның ярдәмендә без тулы көчкә эшли һәм планнарыбызны чынга ашыра алабыз”, - диде.

Искәртеп үтик, элегрәк Татарстанның 6 җәмгыяви оешмасы президент праймеризына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иткән иде.

Кичә шулай ук “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы да республика Президенты вазифасына якынча сайлауларда катнашу өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны тәкъдим итте. Алар якынча тавыш бирүдә төрле тармактан һәм җәмгыятьнең төрле өлкәләреннән кандидатлар катнашырга тиеш, дип саныйлар.

«Марат Әхмәтов күп еллар Президент командасы әгъзасы. Аның 40 еллык хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле, ул 15 ел министр вазифасын били. Марат Әхмәтов – безнең министр, аны башкача әйтеп булмый. Аның ярдәме белән “Авыл яшьләре” уникаль озак вакытлы максатчан программасын кабул иттек һәм расладык һәм аның буенча эшлибез. Аның ярдәме белән чит илгә барабыз һәм безнең вәкилләр белән аралашабыз. Ә иң мөһиме – авыл җирлегендә булган барлык хәлләр дә Марат Әхмәтовка билгеле”, - дип белдерде республиканың Аграр яшьләр берлеге рәисе Миләүшә Заһидуллина.

13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан Президенты вазифасына якынча тавыш бирүләрдә “Бердәм Россия” белән хезмәттәшлек турындагы килешүләре булган барлык иҗтимагый оешмалар катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International