Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр өшегән

2015 елның 30 мае, шимбә
Быел Татарстанда 30 мең гектар мәйданда көзге чәчүлекләр өшегән. Бу гомуммәйданның 6 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Көзен 590 мең гектарга көзге культура чәчелгән, шул исәптә сабан бодае 340 мең гектарны били, көзге арыш – 240 мең га. Тритикале (бодай һәм арыш катнашмасы) 10 мең гектарга чәчелгән.

Белгечләр белдергәнчә, нигездә, барлык культуралар да яхшы кышлаган, 6 процент культураның үлүе зур күрсәткеч түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International