“Татарстан наркотикларсыз” VII веломарафоны Татарстан шәһәрләре аша уза

2015 елның 30 мае, шимбә
26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көнендә Казанда “Татарстан наркотикларсыз” VII веломарафоны уздыру ниятләнә.

Оештыручылар, мондый төрдәге проектлар шәһәрлеләр һәм авыл кешеләре арасында наркотикларга каршы көрәшне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга булыша, дип саный. Веломарафон кысаларында шәһәрләрдә массакүләм акцияләр – антинаркотик тематикага багышланган пикетлар уздыру каралган. Велойөрештә катнашучылар берничә мәдәни-тарихи мемориаль объектларда тукталачак һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чарасы уздырачак, дип хәбәр итә “Татарстан наркотикларсыз” веломарафонын оештыру комитеты.

2015 елгы веломарафон Татарстан, Ульяновск һәм Самара өлкәләренең торак пунктларын колачлый. Маршрутның озынлыгы 1,5 мең чакрымнан артык, аның барышында Казан, Яр Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Нурлат, Ульяновск, Жигулевск һәм Самарада туктау күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International