Бүген һәм иртәгә Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә узачак Сабан туйлары исемлеге билгеле

2015 елның 30 мае, шимбә
Татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе үзенең шаукымы белән мәйданнарны гөрләтә башлады, дип, Бөтендөнья татар когрессы милли бәйрәмебезнең 30-31 май көннәрендә Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә узачак исемлеген тәкъдим итте.

30 май көнне:

Украинаның Запорожье шәһәрендә;

Казакъстанның Атырау шәһәрендә;

Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәрендә;

Ростов өлкәсенең Ростов-на-Дону шәһәрендә;

Волгоград шәһәрендә (балалар өчен);

Ставрополь краеның Ипатово районы Кече Барханчак авылында;

Бурятиянең Мухоршибирь районы Мухоршибирь авылында;

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә;

Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында;

Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылында;

Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында;

Пермь краеның Соликамск шәһәрендә;

Пермь краеның Чайковский шәһәрендә;

Чувашстанның Канаш шәһәрендә.

31 май көнне:

Венгриянең Будапешт шәһәрендә (балалар өчен);

Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгиюл шәһәрендә;

Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендә;

Свердловск өлкәсенең Әҗегол (Азигулово) авылында (балалар өчен);

Мордовиянең Ләмбрә районы Ләмберә авылында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International