Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Татарстанда тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгы башланды
2015 елның 30 мае, шимбә
Россиядә ир-атларның 65, хатын-кызларның 30 проценттан артыгы тәмәке тарта.
Татарстанда тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгы старт алды. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы белән, 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне һәм агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан, оештырыла. ТР Хөкүмәте карары нигезендә чаралар планы расланган. Аны Татарстанның берничә министрлыгы һәм ведомствосы тормышка ашырачак. 19 июньгә кадәр республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, тәмәкегә каршы законны үтәү өлкәсендә халыкның мотивациясен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар, аерым алганда, медицина учреждениеләрендә ачык ишекләр көне, лекцияләр, әңгәмәләр, белем бирү йортларында төрле акцияләр үткәрү күздә тотыла.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова бәян итте.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә ир-атларның 65, хатын-кызларның 30 проценттан артыгы тәмәке тарта. Югары уку йортларында белем алучылар арасында бу сан тагын да зуррак – егетләрнең 75, кызларның 64 проценты – әлеге яман гадәт корбаннары. Кагыйдә буларак, тәмәке тарта башлау яшүсмерлек елларына туры килә. Бу чорда ир-атларның 80 проценты, хатын-кызларның 50 проценты тәмәке пыскыта башлый.
Елена Хафизова искәртеп узганча, Россиядә 2013 елның 1 июненнән үз көченә кергән “Гражданнар сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләреннән саклау турында”гы Федераль закон җәмәгать урыннарында, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре объектларында, тернәкләндерү оешмалары һәм санаторийларда, һава, коры җир, елга вокзалларында, бинага керү урыннарыннан 15 метрдан да якынрак араларда тәмәке тартуны тыя. Шулай ук андый төр продукция сату, рекламалау өлкәсендә дә аерым бер чикләүләр кертелде.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең азык-төлек гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Фомичева хәбәр иткәнчә, былтыр тәмәке сату буенча 500дән артык объект тикшерелгән. Аларның яртысында закон бозу очраклары теркәлгән. Нәтиҗәдә, 256 зат административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штраф күләме 2 млн сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 1нче кварталында тикшерелгән 120 объектның дүттән берендә закон бозу очраклары ачыкланган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының административ законнарның үтәлешен оештыру бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Нәфыйков сүзләренчә, былтыр хокук сакчылары ТРда тәмәкегә каршы законны бозуның 11 меңнән артык очрагын теркәгән. Агымдагы елның 22 маена рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан өчен 6,7 меңнән артык административ протокол төзелгән.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың барлык белем бирү йортларында тәмәкегә каршы актив профилактик эшчәнлек алып барыла. Бигрәк тә ата-аналар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә, чөнки бүген алар арасында да тартучылар күп. Мәктәптә нинди генә тәрбияви чаралар күрелмәсен, әгәр бала кечкенәдән әти-әнисенең тәмәке тартуын күреп үсә икән, иртәме-соңмы, ул аларның үрнәген кабатлаячак, дип саный ул. Лариса Сулима билгеләп узганча, тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгы кысаларында республиканың барлык белем бирү йортларында укытучылар балаларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләчәк, шулай ук “Россия тәмәкесез”, “Сәламәтлек сәгате” һәм “Сәламәтлек дәресе” кебек акцияләр уздыру планлаштырыла. Әлеге чаралар җәйге каникуллар чорында эшләячәк балалар лагерьларының тәрбияви программасына да кертелде, диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары.
“Татар-информ”
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз