Айрат Хәйруллин Әлмәтнең уку алдынгыларын һәм аларның укытучыларын тәбрикләде

2015 елның 29 мае, җомга
29 май көнне Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә районыбызның талантлы һәм акыллы балаларын – уку алдынгыларын, төрле югарылыкта узган олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләүгә багышланган тантана булып узды. 2014-2015 нче уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларында Әлмәттән барлыгы 34686 укучы катнашкан. Шуларның 3729 ы муниципаль , 142 укучы төбәкара һәм республика турларында үзләренең белемнәрен күрсәткәннәр. ӘМР командасының укучылары 38 призлы урын яулаган.

Әлмәтнең уку алдынгыларын Баулының 1 нче мәктәбен алтын медаль, Киров исемендәге Казан технология университетын кызыл диплом белән тәмамлаган , ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тәбрикләде.

Башкарма комитет җитәкчесе олимпиада җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International